Махсус операциядә катнашучыны искә алдылар
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә катнашучыны искә алдылар

Яңа Ильдеряк авылында туып-үскән, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Валерий Журавлевка истәлек тактасы ачылды.

Чара авылның Хәрби Дан мемориалында, Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре уелып язылган стела янында узды. Батыр авылдашын искә алырга авыл халкы, туганнары, якыннары, район хакимияте вәкилләре җыелды.

Геройның тормыш юлы турында Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов сөйләде. Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте:

– Валерий Журавлев үз гомерен Ватаныбыз өстендә тыныч күк булсын өчен сугышта бирде. Бу батырлык үлемсез, һәм безнең бурыч – аның турында истәлекне киләчәк буыннар өчен саклау.

Тантанада катнашучылар якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар.

Фото Ирина Гордеева

Валерий Валентинович Журавлев 1976 елның 3 апрелендә туган. Ул Иске Ильдеряк мәктәбендә укый, аннары Аксубай техникумында тракторчы-машинист һөнәрен ала. Сроклы хезмәтне Северодвинск шәһәрендә үтә.
Хезмәтен тәмамлап кайтканнан соң гаилә кора, колхозда механизатор булып эшли һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Якташларының искә алуларына караганда, ул яраткан ул, кайгыртучан ир һәм әти, әти-әнисе өчен ышанычлы таяныч булган.

Илгә куркыныч янагач, Валерий үз теләге белән махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга ныклы карар кабул итә. Ул укчы-гранатометчы ярдәмчесе булып хезмәт итә. 2024 елның 8 гыйнварында Валерий Журавлев Донецк Халык Республикасының Ясин районы Степное торак пунктын азат итү өчен каты сугыш барышында батырларча һәлак була.

Валерий Журавлевның исеме хәзер туган авылы тарихына үткән сугышлар геройларының исемнәре белән янәшә мәңгегә язылды.


Нет комментариев