Иртәгә, 2026 елның 3 ноябрендә, Октябрь урамында (автостоянка территориясендәге сәүдә мәйданы) традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, умартачылар, шәхси эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк.
Биредә терлекләр өчен ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, табын өчен кирәкле бөтен нәрсәне сатып алырга, кышка запас тупларга мөмкин булачак.
Башлана 07:30 сәгатьтә. 16+
Нет комментариев