«Яшлек» универсаль спорт залында дзюдо буенча ачык мастер-класс узды.
Район спорт мәктәбе секцияләрендә тәрбияләнүчеләр белән халыкара класслы спорт мастеры Наталья Моратшина һәм Дзюдо федерациясе вице-президенты Раил Моратшин үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Практик өлеш кысаларында данлыклы остазлар катнашучылар белән көрәшнең төп техник элементларын һәм алымнарын карап чыктылар. Бу бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды. Балалар бу күнегүләрдә зур теләк белән катнаштылар. Һәр яшь спортчы истәлекле сувенирлар алды. Оештыручылар сүзләренчә, мондый очрашулар спортчылар өчен көчле этәргеч булып тора һәм аларны яңа спорт үрләренә ирешергә дәртләндерә.
Фото спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев