Аксубай районы вәкилләре Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Анда авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар катнашты. Шәһәр халкы безнең продукциягә зур кызыксыну белән карады – товарлар тиз сатылды.
Кулланучылар өчен кирәкле барлык ризыклар да сатуга куелды: ит һәм ит эшләнмәләре, сөт, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, бал, өйдә әзерләнгән тозлы ризыклар, кайнатмалар, консервалар һәм башка бик күп нәрсәләр.
Ярминкә мәйданчыгында район артистлары башкаруындагы җырлар яңгырап торды. Аларның чыгышлары барлык катнашучылар өчен дә – сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә күтәренке кәеф тудырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Аксубай районының сәүдә мәйданчыгын шәхсән карап чыгып, оештырылган сәүдәгә югары бәя бирде.
Нет комментариев