Көн тәртибендә – террорчылыкка каршы куркынычсызлык
Район террорчылыкка каршы комиссиясенең башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов рәислегендә киңәйтелгән утырышы узды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – Казанда БРИКС илләре саммитына әзерләнү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү. Шулай ук район территориясендә миграция мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Утырышта Беловка һәм Сөнчәле авыл җирлекләре башлыклары Илсур Мәхмүтов һәм Ирина Крайнованың авыл җирлекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чыгышлары тыңланды.
Утырышта барлык объектларда да үткәрү режимын көчәйтергә, халык арасында профилактик, аңлату эшләре алып барырга, уяулыкны көчәйтү турында тагын бер кат искә төшерергә кирәк, дип билгеләп үттеләр. Шул исәптән шикле затларга, аерым алганда, башка төбәкләрдән килгән кешеләргә карата һәм хокук саклау органнарының һәм коткару хезмәтләренең ышаныч телефоннарын халык игътибарына җиткерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев