Авыл мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган якты һәм җанлы кичә узды.
Алтын яшьтәге кешеләрне һәрвакытта да бер урынга җыеп булмый.
Буюлы алар бик теләп килделәр. Авылдашлары белән өйдәгечә җылы шартларда чын күңелдән аралаштылар. Пенсионерлар уеннарга бик теләп кушылдылар, яшь чакларында яраткан хитларын рәхәтләнеп җырладылар, таныш көйләргә биеделәр.
Чәй табыны артында сөйләшеп утырдылар, эчкерсез елмайдылар, узылган гомер елларыннан истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бигрәктә музыкаль чыгышлар һәм дәртле ярышлар уңышлы булды, алар барысының да күңелен күтәрде.
Фото Кәкре Күл авыл мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев