Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылында сайлауларга яңа юлга шатланып киләләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылында сайлауларга яңа юлга шатланып киләләр

Участок сайлау комиссиясе җирле мәктәп бинасында урнашкан, аның составына шулай ук Пионер, Понамаревка һәм Красный Берег поселоклары да керә.

– Күпчелек халык беренче көнне үк тавыш бирде, – дип аңлатты участок сайлау комиссиясе рәисе Марс Бикулов. – Шул ук көнне комиссия Пионер поселогында эшләде: өстәмә тавыш бирү бик яхшы узды, халык алдан хәбәрдар иде һәм җирле клубка актив килде. Исемлекләрдә барлыгы 332 сайлаучы бар, беренче көнне килүчеләр саны 68 процент тәшкил итте, ә хәзерге вакытта 90 процент тирәсе. Бик аз кеше калды.

Комиссия әгъзалары сүзләренчә, халыкның кәефе күтәренке.

– Авылыбызда күптән түгел юл салдылар – бу һәр кеше өчен бик мөһим объект, бу безнең өчен зур шатлык булды! Кешеләр канәгать һәм киләчәктән бары тик яхшылык кына көтәләр, – диләр участок сайлау комиссиясе әгъзалары.


Нет комментариев