Сайлау участогы урнашкан авыл мәдәният йортында җылы һәм уңайлы.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның җитди рәсми мохитен бәйрәм концерты алыштырды: җирле мәктәп укучылары чуваш җырларын башкардылар һәм биеделәр, сайлаучыларда күтәренке кәеф тудырдылар.
Бу участоктагы исемлекләрдә барлыгы 360тан артык сайлаучы бар.
— Авыл халкының төп өлеше беренче көнне үк тавыш бирде, — дип сөйләде участок сайлау комиссиясе рәисе Елена Малова. — Ул көнне активлык бик югары иде. Комиссия инде Кече Сөнчәлегә дә барып, өйдә тавыш бирүне оештырып кайтты.
Һәм үз эшен уңышлы башкарды.
Авыл кешеләре киләләр, моның бик мөһим икәнен аңлап тавыш бирәләр. Сайлау көне тәмамланыр алдыннан шуны әйтергә була: Сөнчәле халкы аңлы рәвештә һәм массакүләм рәвештә, югары гражданлык җаваплылыгын раслап, үз сайлауларын ясады.
Нет комментариев