Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Быел Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 161 йорт төзеләчәк

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, шулай ук 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.

2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 5159 фатирга исәпләнгән 161 йорт төзеләчәк. Аларның гомуми мәйданы 280,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, ә 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмдендә 2020 елда Татарстанда 3767 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 216,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән 153 йорт төзелгән иде. Шул йортлардан 600 фатир — ятимнәргә, 4 фатир — Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 91 фатир — грант алган табибларга, 94 фатир авария хәлендәге торактан күченүчеләргә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев