Бөтендөнья сыйфат атналыгына (9-15 ноябрь) багышланган акция кысаларында ведомство вәкилләре район үзәгенең азык-төлек продуктларын сату буенча махсуслашкан шәхси кибетләрендә булдылар.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең 1 разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Ирина Ершова һәм район икътисад бүлеге белгече Елена Лодоркина сатып алучылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. “Гадел билге” товарларны күзәтү цифрлы системасына аерым игътибар бирелде.

Кунакларга маркировка җитештерүчеләрне һәм сатучыларны продукция хәрәкәтенең һәр этабы турындагы мәгълүматларны дәүләт системасына тапшырырга мәҗбүр итүен искәрттеләр. Бу кулланучыга контрафакт түгел, ә легаль товар барып җитүен гарантияли. Дөреслекне һәркем тикшерә ала: “Гадел билге” кушымтасы аша төргәктәге кодны сканерлау да җитә.
– Бөтендөнья сыйфат көнен уздыру кулланучылар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә һәм Предприятиеләрне җитештерү стандартларын күтәрүгә этәрә, – дип ассызыкладылар оештыручылар.
Нет комментариев