Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге мәгълүматлары буенча, 2026 елның 10 аенда район территориясендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә уңай динамика теркәлгән.
24 янгын булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12 очракка кимрәк (узган елның шул ук чорында – 36).
Әмма янгында 4 кеше һәлак булган (узган елның шул ук чорында – 1), тагын берсе тән җәрәхәтләре алган (узган елның шул ук чорында – 2). Барлык янгыннарның өчтән ике өлеше – 16 очрак – коры үлән һәм чүп януга туры килгән, бу проблеманың сезонлы характеры һәм йорт яны кишәрлекләрен вакытында җыештыру кирәклеге турында сөйли.
Көнкүрештә ваемсызлыкның бәлагә әйләнүенең яңа мисалы күптән түгел генә булды. 2026 елның 5 ноябрендә, 12 сәгать 59 минутта, Аксубайда торак йортларның берсендә “тыныч” сигнализация эшли башлый. Электр счетчигында ут бүлмәгә таралмыйча гына янгын чыккан. Гаилә өйдә булган. Утның кинәт сүнүе хуҗаларны сагаерга мәҗбүр иткән. Исәпләү приборында төтен һәм очкынны күреп, алар кичекмәстән янгын сүндерү частена шалтыратканнар.
Грамоталы һәм тиз эш итү нәтиҗәсендә җитди нәтиҗәләрдән котылып калу мөмкин булган. Ут урам ягыннан йортның стенасындагы электр счетчигын гына зарарлаган.
– Тикшерү ачыклаганча, моның сәбәбе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, – дип раслады өлкән сорау алучы, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Үз иминлегең өчен кызганырга кирәкми – төзек электр чыбыклары һәм яңа исәпләгеч, йортны, милекне яки, иң куркынычы, кеше гомерен югалтудан күпкә арзанрак тора.
Нет комментариев