11нче сыйныф укучылары республиканың «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында узган «Технологик алгарыш территориясе» дип исемләнгән белем бирү проектында катнаштылар.
Командага Иван Глухов, Михаил Кудрявцев, Никита Пайдуганов, Ульяна Гулякова һәм Мәрьям Гайсина керде. Чараны Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) оештырды, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россиянең алдынгы сәнәгать предприятиеләре ярдәм итте.

Кейс-чемпионат барышында укучылар физика укытучысы Наталья Купорова җитәкчелегендә «СИБУР» компаниясе тәкъдим иткән нефть химиясе өлкәсендәге реаль инженер-техник бурыч өстендә эшләделәр.
Укучылар физика һәм химия буенча белемнәрен кулланып кына калмыйча, практик чишелешләр табарга, бирелгән бурычны анализларга һәм командада эшләргә өйрәнделәр. КНИТУ укытучылары һәм экспертлары белән бергә алар үзләренең эшләмәләрен әзерләделәр, аны 10 ноябрьдә проектны яклауда тәкъдим иттеләр. Мондый белем бирү проектында катнашу өлкән сыйныф укучылары өчен үз белемнәрен практикада сынап карау, хәзерге заман сәнәгать юнәлешләре белән танышу һәм чын белгечләр очраша торган бурычларны чишү тәҗрибәсе алу өчен яхшы мөмкинлек булды.

Проект нәтиҗәләре буенча биш катнашучы да сертификатлар һәм КНИТУга кергәндә өстәмә ике балл алды. Физика укытучысы Наталья Купорова Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Бу укучылар өчен башкарылган эшне тану гына түгел, ә киләчәк һөнәргә таба мөһим адым да булды. Бәлки, менә шундый проектлар укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итә һәм фән һәм хәзерге заман технологияләре дөньясын ачарга мөмкинлек бирә.
Фото 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев