Иске Мокшино авылында авылның ике өлешен тоташтырган күперне ачу тантанасы булды.
Истәлекле вакыйгага авыл халкы, кунаклар җыелды. Авыл халкы өчен бу яңа кичү генә түгел, ә гадәттәге тормыш рәвешен яхшырту.
Иске күпер озак еллар кешеләргә тугры хезмәт иткән, әмма тора-бара заман таләпләренә җавап бирми башлаган. Бу җәйдә «Мостовик» ҖЧҖ подряд оешмасы эшкә кереште. Берничә ай эчендә иске корылма танымаслык булып үзгәрде. Хәзер бу тирән чокыр ярларын тоташтыручы заманча, куркынычсыз конструкция.
Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен юллар җиһазландырылган, ә төшү һәм күтәрелү өчен ныклы металл баскыч урнаштырылган.

Күпер ачылу белән халыкны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады:
– Авылның бөтен тормышы шушы күпер белән бәйләнгән. Аның буенча балалар – мәктәпкә, өлкәннәр эшкә һәм көндәлек мәшәкатьләр буенча йөри. Авыллар өчен барлык мөһим программаларны тормышка ашырган өчен Республика Рәисенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. «Мостовик» ҖЧҖ подрядчыларына шундый кыска вакыт эчендә социаль әһәмиятле объектны төзекләндерү программасын сыйфатлы үтәгәннәре өчен аерым рәхмәт.
Илшат Заһидуллин «Мостовик» ҖЧҖ җитәкчелегенә намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәмнең тантаналы мизгеле: алкышлар астында җирлек вәкилләре һәм мөхтәрәм кунаклар кызыл тасманы кистеләр. Яңа күпер аша беренчеләрдән булып, бөтен авыл өчен яңа, куркынычсыз һәм уңайлы тормыш башлануын күрсәтеп, байраклар кадаган автомобильләр узды.

Нет комментариев