Аксубай 2 нче мәктәбе укучылары хәрби һөнәрләр белән таныштылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай 2 нче мәктәбе укучылары хәрби һөнәрләр белән таныштылар

Аксубай 2 нче мәктәбе укучылары «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау!» дип исемләнгән зур һөнәри юнәлеш күргәзмәсендә булдылар. Чара «Россия – минем тарих» тарихи паркында узды.

Укучылар Россиянең төрле почмакларындагы 29 хәрби югары уку йорты белән танышу, керү шартлары, уку һәм хәрби белем алуның өстенлекләре турында белү мөмкинлеге алдылар. Балалар нинди белгечлекләр үзләштереп булачагын һәм уку йортларының кайсы шәһәрләрдә урнашканлыгын белделәр.

Интерактив мәйданчыклар аеруча кызыксыну уятты. Экскурсиядә катнашучылар автоматны сүтү һәм җыюда үз көчләрен сынап карадылар, хәрби киемнәрне киеп карадылар һәм Россия Кораллы Көчләренең заманча кораллары белән таныштылар.

Күргәзмә укучыларга белемнәрен киңәйтергә генә түгел, ә хәрби һөнәргә яңача карарга да мөмкинлек бирде. Бәлки, кайбер балалар өчен бу сәфәр киләчәк һөнәрләрен сайлауда беренче адым булыр.

Экскурсия укучыларда якты тәэсирләр калдырды һәм хәрби белем дөньясы белән якыннанрак танышырга ярдәм итте.

Фото 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев