Аксубай егетләре хәрби хезмәткә дан белән киттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре хәрби хезмәткә дан белән киттеләр

Районның чираттагы чакырылыш егетләре Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыю пунктына хәрби хезмәт үтәргә китте.

Алар арасында: Аксубайдан Александр Бартов, Олег Богданов, Денис Купцов, Руслан Салаватуллин, Денис Строгалов, шулай ук Татар Сөнчәлесе авылыннан Әлфис Вафин, Беловкадан Василий Ефимов, Карасудан Рүзил Минаҗев, Искәндәр Мифтәхов һәм Яңа Ибрай авылыннан Айнур Фәизов бар.

Ватанны саклаучыларны Хәрби дан мемориалына озатырга туганнары, якыннары һәм дуслары җыелды. Озату алдыннан үткән тантаналы митингны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ачты. Ул егетләргә изге теләкләр җиткерде, хәрби бурычларын намус белән үтәп, исән-сау һәм ныгып кайтуларын теләде.

Фото Александр Панюков

– Армиядә хезмәт итү – зур хөрмәт һәм җаваплылык. Россия Кораллы Көчләре бүген – заманча, техника белән җиһазландырылган структура, монда белемле һәм тәртипле белгечләр кирәк, – диде ул. – Эшкә карашыгыз, чыдамлыгыгыз сезнең генә түгел, ә районыбызның абруен да билгеләячәк. Сезгә тиз арада хәрби һөнәрне үзләштереп, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәп, туган районыбызга лаеклы гражданнар булып кайтуыгызны телим. Хәерле юл!

Фото Александр Панюков

Булачак солдатларга Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Алмаз Шәйдуллин, Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молостов, шулай ук «Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар оешмасы вәкиле Алексей Бобов хәер-фатихаларын бирделәр. Алар яшь солдатларга тәртипнең, дуслыкның мөһимлеген искәрттеләр һәм өйдәгеләрне онытмаска, элемтәдә торырга куштылар. Ә моның өчен юлга чыгар алдыннан һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучыга районнан истәлекле бүләк – кәрәзле телефоннар тапшырылды. Егетләр утырган автобус хәер-фатихалар белән юлга кузгалды.


Нет комментариев