Аксубай ветераны 95 яшендә дә тормышның мәгънәсен таба белә
Олы яшьтә булуына карамастан Таисия Андреевна Пименова куелган тормыш кагыйдәләре буенча яшәвен дәвам итә
Юбилярның якыннары сүзләренчә, ул иртәне, һичшиксез, физик күнегүләрдән башлый.
Аннан соң, сарайга чыгып, тавыкларын ашатып керә.
–Әгәр әни минем кием-салым үтүкләгәнне күрсә, һичшиксез, үпкәләячәк, – дип сөйли ветеранның килене Тамара Александровна. – Ул аны үзенең эше дип саный. Бәрәңге чистартырга тотынсам да, аның реакциясе шундый ук була. Үзен олы яшьтә дип хис итми. Әнинең принцибы – хәрәкәт – яшәүне дәвам итү ысулы.
Таисия Андреевна үзе шундый яшькә бары тик актив яшәү рәвеше алып баруы һәм якыннары – улларының, киленнәренең һәм оныкларының кайгыртуы аркасында җитештем, дип саный. Әбекәй өлкән оныгы Сергей һәм аның хатыны Наталья гаиләсе белән егерме ел яшәгән, аларга ике кызларын үстерешергә ярдәм иткән.
Аның тормышы да, сугыш буыны кешеләренеке кебек үк, җиңел булмаган. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый, әнисе балаларны ялгызы үстерә. 1946 елда яшүсмер кыз туган авылы Рус Кармәте яслесендә бала караучы булып эшли. Бер елдан абыйсы сеңлесен үзе белән Иркутскига алып китә, Таисия анда тегүче һөнәрен үзләштерә. Авылга кайткач, бар эшкә дә уңган күрше егетенә кияүгә чыга.
Яшь гаилә Аксубайга күченә, биредә алар икесе дә күңелләренә хуш килгән эшне табалар. Таисия Андреевна КБОга – тегүче булып урнаша, ире балта остасы булып эшли. Ир белән хатын бәхетле булалар, уллары мәктәптә яхшы укулары белән шатландыралар.
Әмма аларның бәхете озакка сузылмый. 46 яшендә ире үлеп китә. Әмма уллары турында кайгыртып, ана үзе турында уйларга да оныта, вакыты да булмый. Аннары яңа мәшәкатьләр башлана – инде оныкларын тәрбияләшергә кирәк була.
Бүген дә Таисия Андреевна якыннарын сөендерүен дәвам итә, хәзер инде үзенең игътибары белән. Әмма һөнәри сыйфатларын ветеран бүгенге көнгә кадәр югалтмаган.
–Әни балалар трикосының тезе ертыла башлаганны яисә футболканы ялгыш үтүк белән яндырып алганны күрсә, шунда ук аларны җөйләп, рәтләп куя, – дип сөйли килене Тамара. – Шундый итеп эшләп куя ки, теккән эзе дә күренми. Аның бүлмәсендә бүген дә тегү машинкасы әзер тора. Әни күзләреннән дә зарланмый, хәтере дә бик яхшы. Китаплар, газеталар укый.
– Гаҗәеп кыенлыкларны үз җилкәгездә татырга туры килүенә карамастан, сез ихтыяр көчегезне югалтмагансыз, – дигән сүзләрне әйтте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Таисия Андреевнага Ил башлыгы Владимир Путинның адреслы тәбрикләү хатын ирештереп һәм район җитәкчелегеннән истәлекле бүләк һәм гөлләмә тапшырып. – Сезнең тормышыгыз – бүгенге буын өчен үзенә күрә маяк. Һәм без республика дәрәҗәсендә районыбызда шундый ветераннар булуы белән горурланабыз.
Тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы Алексей Горбунов та җылы котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев