«Терроризм – кешелеккә янау» темасына дәрес район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашында узды
Кунак ассызыклаганча, тормышыбызда террор кебек күренеш барлыкка килгәннән бирле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим проблема булып тора.
–Терроризм бүген – иң зур явызлык, – дип мөрәҗәгать итте террорчылыкка каршы комиссия секретаре чарада катнашучыларга – Аксубайның 3 нче мәктәбе укучыларына һәм, кызганычка каршы, аның теләсә нинди чагылышларына әзер булырга кирәк.
Укучыларга ачык формада куркыныч җәмгыятькә каршы күренеш һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләре турында сөйләүче фильм күрсәтелде.
Дәрес ахырында балалар террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту тәртипләре (алгоритмнар) белән махсус белешмәлекләр алдылар.
Нет комментариев