Районда узган терлекчелек буенча республика семинар-киңәшмәсендә тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын «Аксу Агро» ҖЧҖ машина белән саву операторы Елена Баландова, «Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексы терлекчеләре Илдар Хәмәтганиев һәм Илнур Ярмөхәммәтов, «Молко» ҖЧҖ механизаторы Юрий Охотников, «Актай» АПК терлекчесе Михаил Захаркин алды.
Тармак хезмәтчәннәренә бүләкләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов һәм район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин тапшырдылар.
Нет комментариев