Аксубай «Оляпка» ансабленә башкала тамашачылары кул чапты
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Оляпка» ансабленә башкала тамашачылары кул чапты

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика яшьләр фестивалендә район мәдәният йортының «Оляпка» рус халык җыры ансамбле II дәрәҗә лауреат булды.

«Вокал ансамбльләр» номинациясе уртача төркем.

Бу – Марина Царегородцева җитәкчелегендә балалар иҗат коллективы ирешкән республика дәрәҗәсендә тагын бер искиткеч җиңү.

Яшь вокалистлар үз чыгышларын югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр. Аларның Венера Краснова җитәкчелегендәге «ДЭНС-ТАЙМ» хореография ансамбле катнашындагы чыгышы тагын да яктырак һәм кызыклырак булды.

«Оляпка» ансамбле иң яхшы башкаручылар арасында фестивальнең гала-концертында да чыгыш ясады. Гала-концерт кысаларында Аксубай артистлары йөзләрчә тамашачының җылы алкышларына лаек булды.


Нет комментариев