Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шарм-дискотека

Аксубай үзәк паркы актив ял һәм күңел ачу урынына әверелде. Җәйге каникуллар тәмамлануга ике атна вакыт калды. Һәм бу вакытны балалар рәхәтләнеп һәм бик күп сөенечләр алып үткәрсеннәр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре һава шарлары бәйрәме оештырдылар. Паркка кечкенә сабыйлары белән яшь әниләр, оныклары белән әбиләр килде, яшүсмерләр дә читләтеп...

Аксубай үзәк паркы актив ял һәм күңел ачу урынына әверелде.
Җәйге каникуллар тәмамлануга ике атна вакыт калды. Һәм бу вакытны балалар рәхәтләнеп һәм бик күп сөенечләр алып үткәрсеннәр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре һава шарлары бәйрәме оештырдылар. Паркка кечкенә сабыйлары белән яшь әниләр, оныклары белән әбиләр килде, яшүсмерләр дә читләтеп узмады. Бөтенесе бергә рәхәтләнеп алып баручылар үткәргән викториналарда һәм кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. һава шарлары исә уеннарның төп атрибуты булды. Балалар да, олылар да дискотекадан яхшы кәеф алдылар, ә нәниләргә татлы призлар бик тә ошады.Дискотекада РФнең атказанган артисткасы Инга Оболдина һәм аның кызының катнашуы бәйрәмгә аерым үзенчәлек өстәде. Бәйрәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев