Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кунакларны кабул иттеләр

Аксубай районында Чуашстаннан зур делегация кунак булды. Аның составында Чабаксар районының клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр бар иде. Делегация белән Чабаксар районы хакимиятенең мәдәният, туризм һәм социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Маргарита Павлова җитәкчелек итте. Чуашларны Аксубай...

Аксубай районында Чуашстаннан зур делегация кунак булды.

Аның составында Чабаксар районының клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр бар иде. Делегация белән Чабаксар районы хакимиятенең мәдәният, туризм һәм социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Маргарита Павлова җитәкчелек итте.

Чуашларны Аксубай районы чигендә каршы алдылар. Кунаклар Урмандеево авылының күп функцияле үзәгендә булдылар, анда авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев белән очраштылар. Шулай ук "Урмандеево әбиләре" коллективы һәм аның җитәкчесе Эдуард Ильин белән дә таныштылар. Урмандеево авылы халкының күп нәрсәләр белән мактанырлыгы бар. Коллектив күп тапкыр бөтенроссия фестивальләрендә һәм бәйгеләрендә Аксубайны тәкъдим итте, лауреат һәм җиңүче булды. Җитәкче үзе агымдагы елда уздырылган "Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесендә җиңү яулады.

Маргарита Павлова, Аксубай чуашларының борынгыдан калган гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап килүләре сокландыра, дип билгеләп үтте.

Аксубай районы Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева кунакларны каршы алуны югары дәрәҗәдә оештырган. Кунакларга аксубайлыларның кунакчыллыгы, дуслыгы һәм безнең якта яшәүче төрле милләтләрнең бердәмлеге тәкъдим ителде. Районның ЧММА җитәкчесе Алексей Калуковның да монда өлеше зур.

Делегация Иске Кармәт авылында урнашкан Хәсән Туфанның музей-йортына юл тотты. Монда аларны ипи-тоз, куас һәм бавырсак белән каршы алдылар. Бавырсактан кунаклар беренче тапкыравыз иттеләр, ул аларга бик ошады. Музей-йорт җитәкчесе кунакларга экскурсия оештырды һәм әлеге музейда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның да кунак булып китүләрен сөйләде.

Делегация Аксубай үзәк китапханәсендә дә булды. Балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова китапханә буенча кызыклы экскурсия үткәрде. Кунаклар китап укучыларның исәбе арта баруга шатландылар. Грант ярдәме, китапханәдән тыш китапханәчеләрнең Аксубай паркында квестлар һәм төрле чаралар үткәрүгә бәйле эш тәҗрибәләрен үзләренә "корал" итеп алдылар.

Киләсе пункт район үзәгенең туган якны өйрәнү музее булды. Музей мөдире Әлфия Нурхамәтова Аксубай тарихын бәян итте.

Иске Ильдеряк авылы кунакларны чуашларның милли эчемлегенә багышланган фестиваль белән каршы алды. Искеильдеряклылар - "Үрнәк авыл мәдәният йорты" бәйгесе җиңүчеләре, "Изге имәнлек" гранты ияләре. Күп функцияле үзәк янында кунакларны милли киемнәргә киенгән мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алды. Һәр авыл мәдәният йорты үзенең куас эчемлеген алып килгән һәм кунаклар аны татып карарга тиеш булдылар. Чуашстан кунаклары авылның туган якны өйрәнү музеенда да булыдлар. Җитәкче Лидия Горбунованың энтузиазмы, тырышлыгы белән шундый бай материал туплануы, музейда ватанпәрвәрлек чаралары үткәрелүенә хәйран калдылар.

Аннан соң кунакларга зур концерт тәкъдим ителде.

Тулаем, делегация мәдәният һәм туризм өлкәсендә тәҗрибә алмашудан канәгать калды. Районда бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенең гореф-гадәтләрен саклап, мәдәниятне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән татар, чуаш һәм рус халкының тату яшәүләренә сөенделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев