Районга мәдәният эшлеклеләре килә
Иртәгә районга Чуашстан Республикасыннан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе килә. Алар арасында - клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Чуашстанның Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр. Сәнгать вәкилләре Урмандеево авылының күпфункцияле мәдәни үзәгендә, Хәсән Туфанның музей-йортында, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булырга ниятлиләр. Ә очрашу Иске Ильдеряк...
Иртәгә районга Чуашстан Республикасыннан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе килә.
Алар арасында - клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Чуашстанның Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр. Сәнгать вәкилләре Урмандеево авылының күпфункцияле мәдәни үзәгендә, Хәсән Туфанның музей-йортында, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булырга ниятлиләр. Ә очрашу Иске Ильдеряк күпфункцияле мәдәни үзәктә төгәлләнәчәк. Биредә кунакларны Аксубай районының мәдәни мирасын саклау буенча эш тәҗрибәсе белән таныштырачаклар, чуаш "сара"сы фестивале үтәчәк. Ә 20:00 сәгатьтә Чуашстан Республикасының үзешчән артистлары концерты көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев