Чиркәүне изгеләндерү көнендә
1887 елның 26 июлендә Рус Кармәте авылында Казан-Изге ана чиркәве изгеләндерелгән. Чиркәү изгеләндерелгәннән соң 130 ел узган. Православие динен тотучылар әлеге тарихи вакыйганы билгеләп үттеләр. Иртә белән Дмитриев чиркәвенә бәйрәм гыйбадәтенә районның ерак авылларыннан дин тотучылар, авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Рус Кармәте авылында ("Казан епархиясе Чистай өязе Аксубай волосте...
1887 елның 26 июлендә Рус Кармәте авылында Казан-Изге ана чиркәве изгеләндерелгән.
Чиркәү изгеләндерелгәннән соң 130 ел узган. Православие динен тотучылар әлеге тарихи вакыйганы билгеләп үттеләр.
Иртә белән Дмитриев чиркәвенә бәйрәм гыйбадәтенә районның ерак авылларыннан дин тотучылар, авыл халкы һәм кунаклар җыелды.
Рус Кармәте авылында ("Казан епархиясе Чистай өязе Аксубай волосте Дмитриевск авылы") Казан-Изге ана чиркәве коллежск киңәшчесенең тол хатыны Наталия Жукова акчаларына төзелгән була.
Тантанага чиркәүдә 130га якын кеше җыелды. Дини литургиядән соң монда бәйрәм табыны оештырылды. Дин тотучылар әңгәмәләр кордылар, чиркәү турындагы истәлекләре, ата-бабаларының чиркәүнең элеккеге вакытта нинди булуы турында сөйләгән истәлекләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар арасында яшьләр һәм балалар да бар иде. Алар сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар һәм аларда чиркәүне төзегән кешеләргә хөрмәт хисләре уянды.
Надежда Петрованың "Чиркәүгә таба мәңгелек юл" китабында язылганча, бу бай бизәлешле архитектура һәйкәле. 1912 елда Казан-Изге ана чиркәве мәхәлләсендә 5850 кеше булган, чиркәү мәхәлләсе мәктәбе эшләгән. Чиркәү төрле чорларны кичерә. Элеккеге Аксубай волосте территориясендә төзелгән башка күп кенә чиркәүләрдән аермалы буларак, ул сакланып калган. Китапта язылганча, ул 1930 елга кадәр эшләп килгән. Аны япканнан соң дүрт яруслы иконостас сүтеп алына һәм өлешчә Чистай соборына күчерелә. Чиркәү бинасы яңа хөкүмәт өчен склад булып хезмәт итә. Аны җимереп тә карыйлар хәтта, әмма ул чыдам була. Аның диварлары әле дә көчле, диварларга язылган элеккеге язулар әле дә сакланган. Туксанынчы елларда чиркәү кабаттан торгызыла, ремонт ясала. Хәзерге вакытта ул эшләп килә, иеромонах Иоанн чиркәүдә өлкән поп булып тора. Изге Троица көненнән алып җәйге чорда монда гыйбадәт кылулар үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев