Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китаплар турында сөйләштеләр

"Гаилә китапханәсе"ндә "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу булды. Очрашу "Тапкырлык әкияттән башлана" темасын үз эченә алды. Китапханә хезмәткәрләре балалардан: "Кайсыгыз әкият яратмый?" дип кызыксындылар. Ә яшь кунаклар әкият яратуларын расладылар. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләре күпкә җитдирәк әдәбият белән кызыксынуларын яшермәделәр. Ә бөтенләй бәләкәй чакларында алар да әкиятләрне яратып тыңлаганнар. Шуңа...

"Гаилә китапханәсе"ндә "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу булды.

Очрашу "Тапкырлык әкияттән башлана" темасын үз эченә алды. Китапханә хезмәткәрләре балалардан: "Кайсыгыз әкият яратмый?" дип кызыксындылар. Ә яшь кунаклар әкият яратуларын расладылар. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләре күпкә җитдирәк әдәбият белән кызыксынуларын яшермәделәр. Ә бөтенләй бәләкәй чакларында алар да әкиятләрне яратып тыңлаганнар. Шуңа күрә таныш әсәрләр геройлары турындагы викторинада алар теләп катнаштылар. Интеллектуаль биремнәр балаларның хәтерен яңартырга ярдәм итте. Алар телетапшыруларны, төрле тылсымлы әйберләрне исләренә төшерделәр, әсәр авторларын атадылар. Китапханә хезмәткәрләре белән әкиятләрнең тормышта нинди роль уйнавы хакында сөйләштеләр. Кешенең шәхес булып җитешүендә, тел байлыгын арттыруда, яңа белемнәргә ия булуда әдәбиятның йогынтысы зур булуы хакында фикер йөрттеләр. Китапханә хезмәткәрләре балаларга көненә 20-30 минут булса да китап укырга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев