Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Съездга делегат булып

2017 елның 2 августыннан 6сына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтәчәк. Съезд эшчәнлегендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 1000нән артык делегатның һәм 130 журналистның катнашуы планлаштырыла. Аксубай районын съездда "Гарант" АҖ менеджеры Рөстәм Моратшин тәкъдим итәчәк. Районнан барачак делегат - комсомол оешмасында, партиянең район...

2017 елның 2 августыннан 6сына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтәчәк. Съезд эшчәнлегендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 1000нән артык делегатның һәм 130 журналистның катнашуы планлаштырыла.

Аксубай районын съездда "Гарант" АҖ менеджеры Рөстәм Моратшин тәкъдим итәчәк.

Районнан барачак делегат - комсомол оешмасында, партиянең район комитетында эшләгән чорда, озак еллар Мәшгульлек үзәген җитәкләгәндә, район Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкарганда үзен яхшы яктан күрсәткән иҗтимаги лидер.

- Шуны да билгеләп үтәсе килә, VI съезд Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 25 еллыгына туры китереп үткәрелә, - дип бүлеште Рөстәм Хөсәен улы. - Бу бөтен дөнья татарларын берләштергән зур күләмле чара булачак. Анда туган телне куллануның Бердәм бөтенмилләт платформа проекты, яшьләргә тәрбия бирүдәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук эшмәкәрлек һәм иганәчелек мәсьәләләре тикшереләчәк. Форумда башка төбәкләрдәге Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекләре үз эшчәнлекләре тәҗрибәләре белән уртаклашырлар дигән өмет тә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев