Хезмәт кешеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшеннән канәгать
Рәйсә Закирова (рәсемдә)-кооперация ветераны, башта сатучы, аннан соң Адәмсуы кооператив предприятиесе директоры булып эшли. Лаеклы ялга чыгу һәрвакыт актив тормыш позициясе алып барган кешегә кул кушырып утыру өчен сәбәп була алмый. Менә сигез ел дәвамында ул үзенең тыныч тормышын мәшәкатьле авыл хуҗалыгы тормышына алмаштырган. Урак өстендә «Аксубай Продкорпорациясе» ААҖ нең...
-
Перспективалы белгеч
Роман Кабидов Казан электр элемтәсе техникумында алган теоретик белемен 2005 елда Аксубай РУЭСка эшкә урнашкач гамәлдә куллана башлый. Әмма аны тиздән хәрби хезмәткә алалар. Хәрби бурычын намуслы үтәп, ул кабат үзе эшләп киткән коллективка кайта. Ул гына да түгел, бүген КАИ ның соңгы курсында укып, белемен арттыра. РУЭС җитәкчелеге аны...
-
Яхшы белгеч
"Актай" ООО механизаторы Андрей Горбатов һәр көнне авыл хуҗалыгы формированиесенең көндәлек эшләре белән мәшгуль. Ул үзенең тракторында азыклар, алда торган ремонт эшләре өчен төзелеш материаллары ташу һ.б. эшләрне башкара. Андрей Горбатов ПЛ-88не тәмамлаганнан соң ПМК-122 дә үз белгечлеге буенча эшли башлый. Монда ул ДТ-75 бульдозерында механизаторлык эшен җентекле өйрәнә. Әлеге...
-
Биш ел – чаңгыда
Район үзәгенең Төзүчеләр урамын спортчылар урамы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ә анда яшәүчеләрнең спортка тартылуында пенсионерканың роле зур. Шулай булмый ни, спорткомплекс янәшәдә генә бит, диярсез сез. Әйе, әлеге урамда яшәүче укучылар, башкалар кебек, монда күнегүләр ясарга йөриләр, әлбәттә. Әмма яшьләрдән тыш, өлкәннәрнең дә спортка кызыксынуы зур- кышкы сезон...
-
Хезмәттә дә, спортта да
Яңа Ибрайда яшәүче Гомәр Мотыйгуллин быел да Спортакиада ярышларында гер күтәрү буенча рекорд куйды. Быел аңа 60 яшь тула. Ул бөтен гомерен туган хуҗалыгында механизатор, шофер, балта остасы, төзүче булып эшләүгә багышлый. Хәзерге вакытта ул Яңа Ибрай мәктәбендә агач эше остасы булып эшли. Ул гомере буена спортны үз итә. Күптән...
-
Бар эшкә дә өлгерә
«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Сөнчәле» бүлеге терлекчеләре ел башыннан 70 кә якын бозау алганнар. Бозауларны исән-имин үстерүдә сыер савучы-бозау караучы булып эшләүче Татьяна Макеева (рәсемдә) күп көч куя. Хәзерге вакытта ул бозаулату бүлегендә эшли. Аның тәрбиясендә ай саен 18-23 буаз сыер була, шулай ук яңа туган бозауларны да ул үзе карый. Татьяна...
-
Эшенә тугры
«ВАМИН-Аксу»агрофирмасының «Сөнчәле» бүлегендә сыерлардан алынган уртача тәүлеклек савым көненә 600 граммнан артып китә. Белгечләр сүзләренә караганда монда туклыклы матдәләр белән балансланган азыклар зур роль уйный. Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Азыклар сыйфаты күп очракта фуражчы-азык бирүчегә бәйле. Бүлектә әлеге эш белән озак еллардан бирле Николай Нураев (рәсемдә) шөгыльләнә....
-
Үз эшләрен ачтылар
Савгач авылыннан Галина Семенова районда беренчеләрдән булып "Татарстан - Гаилә фермалары" программасы буенча үз эшен ачты. Программа гамәлгә кергәннән алып районда шундый 10 гаилә фермасы төзелде. Әйтергә кирәк, һәр хуҗа моңа шәхси якын килде, күпләр үзләренең күмәк фермер хуҗалыкларын киңәйтеп җибәрделәр. Галина Михайловна башка юлны сайлады. Ул фермерлык эшен башлаучыларга...
-
Эше бәхет китерә
Иске Ильдерякта яшәүче кул эшләре остасы Зинаида Баландованы (рәсемдә) район чикләрендә дә яхшы беләләр. Аның чигү һәм башка эшләре берничә күргәзмә оештырырга җитәрлек. Зинаидага район башкарма комитеты исеменнән халык һөнәрләрен җәелдерү, район һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан өчен бирелгән Мактау грамотасы да шул турыда сөйли. Ул шулай ук яхшы бакчачы буларак...
-
Кар ява, эш арта
Карлы буранлы һава торышын романтик хисле кешеләр үз итсә дә, ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең урам чистарту хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра. Бистәне чүп-чардан чистарту өстенә аларга район үзәге паркын, Дружба, Горький, Ленин урамнары буенча күперләрне кардан чистарту эше дә өстәлә. Бу көннәрдә әлеге хатын-кызларга авыр хезмәт башкарырга туры килә,...
-
Ә ферма яши
Яңа Мокшинода ферма биналарының беркайчан да буш тормавы биредә яшәүче халыкның хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. «Сөлчә» колхозы составында булганда биредә савым сыерлары асралган булса, бүген исә «ВАМИН-Аксу» ООО ның «Яңа Аксубай» бүлеге буларак, үгезләр үстерелә. Өстәвенә фермада элек-электән җирле халык эшләгән һәм бүген дә эшли. Монда коллектив зур булмаса да-эш...
-
Тормыш агышлары
Вазыйх Минеголов ундүрт яшендә үзенең агроном булачагын яхшы белә. Әйләнә-тирәдәгеләргә үзенең башкалардан ким түгеллеген, куйган максатына һичшиксез ирешәчәген исбатларга омтылган яшүсмернең күңел халәтен иртә ятим калган кеше генә аңлый ала. ...Егерме биш яшендә өч бала белән ирсез калган Минниса Зиннәтовнага җиңел булмый. Әмма ул үсеп буй җиткән улын укырга чыгарып...
-
Шәһәрне макта, авылда тор
Районда инвесторлар ярдәме белән авыл хуҗалыгын үстерү бәрабәренә яңа эш урыннары пәйда була, шул исәптән яшьләр өчен дә. Мисалга, Алексей Тяпков (рәсемдә) тормыш иптәше Полина һәм ике кызы белән Казаннан Аксубайга кайтканнар. Алексей анда һөнәри лицей тәмамлаганнан соң рестораннарның берсендә эшли. Фатир мәсьәләсе аңа гаиләсе өчен яхшы шартлар эзләргә мәҗбүр...
-
Өлкәннәргә кадер-хөрмәт
Яңа Ибрайда Госман Мирсәетовичларның зур, якты йортында Гилмановларның дүрт буыны яши. Гаиләдә быел 101 яшен тутырган әниләре -Хәдичә Әхмәт кызына хөрмәт зур. Әлеге йортта бәхет касәсе тулып ташыган дияргә була, әниләре балаларының һәм оныкларының кайгыртуын, игътибарын тоеп, алар белән аралашудан тәм табып яши. Кайчандыр өч баласын ач калдырып, фронтта югалган...
-
Үз эшләренең осталары
"ВАМИН -Аксу" агрофирмасының "Тимошкино" бүлегеннән бозау караучылар Мария Макарова һәм Надежда Матвеева (рәсемдә) үз эшләренең осталары. Алар икәүләп 110 бозау тәрбиялиләр.Һәм алардан 700 граммнан күбрәк артым алалар. Тулаем алганда, бүлектә терлекчелекнең алга китүе сизелә. Хуҗалыкта 360 савым сыеры исәпләнә. Ел башыннан 260 бозау алынган. Ел башыннан һәр сыерга уртача савым...