Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Тормыш агышлары

Вазыйх Минеголов ундүрт яшендә үзенең агроном булачагын яхшы белә. Әйләнә-тирәдәгеләргә үзенең башкалардан ким түгеллеген, куйган максатына һичшиксез ирешәчәген исбатларга омтылган яшүсмернең күңел халәтен иртә ятим калган кеше генә аңлый ала. ...Егерме биш яшендә өч бала белән ирсез калган Минниса Зиннәтовнага җиңел булмый. Әмма ул үсеп буй җиткән улын укырга чыгарып...

Вазыйх Минеголов ундүрт яшендә үзенең агроном булачагын яхшы белә.


Әйләнә-тирәдәгеләргә үзенең башкалардан ким түгеллеген, куйган максатына һичшиксез ирешәчәген исбатларга омтылган яшүсмернең күңел халәтен иртә ятим калган кеше генә аңлый ала.
...Егерме биш яшендә өч бала белән ирсез калган Минниса Зиннәтовнага җиңел булмый. Әмма ул үсеп буй җиткән улын укырга чыгарып җибәрүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын башына да китерми. Аның белемле кеше булып кайтуы гына ана күңелен тынычландыра...
Унбиш яшьлек Вазыйх өч ел буена агрономия нигезләрен өйрәнергә туры киләчәк Тәтеш техникумына Кама буйлап пароход белән бара. Бергә укучы иптәшләре аны теләсә кайсы вакытта терәк булырлык кеше буларак ихтирам итәләр.
Районга ул дипломлы агроном булып кайта.
...Яшь белгеч буларак Красные герои исемендәге колхозда агроном хезмәтен башкаруына җиде ай вакыт үтә, ә хәрби комиссариаттан чакыру килми һәм ул хәрби комиссариатка үзе шәхсән мөрәҗәгать итә. Аңа Тәтештән Аксубайга кайту юлында документлар белән тоткарлык булган дип аңлаталар. Ул вакыттагы район хәрби комиссары Маматов эшне контрольгә ала һәм бер атнадан Вазыйх Минеголовны вакытлыча хезмәткә алалар.
Ә ике елдан ул кабат районга әйләнеп кайта, моңа барыннан да бигрәк әнисе шатланып туя алмый...
Бер елдан соң, 1974 елда ул үзенең авылдашы -Кәкре Күл участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Розага өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай дөньяга аваз салалар. Тора-бара аларга ата игътибары күбрәк кирәк була һәм 1984 елда «Аксубай" совхозы баш агрономы Минвазыйх Минеголов өенә якынрак «Баланда» совхозына эшкә урнаша, биредә ул агроном, директор урынбасары, ә аннан соң баш агроном булып хезмәт куя. 1989 елда Минвазыйх Минеголовны «Октябрь» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Әлеге чор туфракны интенсив эшкәртү чоры була һәм хуҗалык җитәкчесе, агрономия фәне белгече буларак, яңа технологияләрне кертү һәм сынап карауны үз бурычы итеп саный. Параллель рәвештә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Ә «Октябрь» колхозы Минвазыйх Минеголов җитәкләгән чорда биш ел буена шикәр чөгендере эшкәртү һәм сөт җитештерү буенча районның алдынгы хуҗалыклары исәбендә була. Ә1996 елда аны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билгеләү һәм ике елдан аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелү законлы күренеш була.
... 2002 елда Россиядә үзгәртеп кору башлангач, районда автомат-дуңгызчылык комплексын саклап калу мәсьәләсе килеп баса.
Проблема җитәкчелек сайлауга кагыла. Минвазыйх Минеголов кандидатурасы тәкъдим ителгәч, беркем дә гаҗәпләнми, чөнки ул үзенең профессиональлеген эш белән исбатлаган чын лидер була. Мондый ышаныч кыйммәт тора. Шуңа Минвазыйх Шәрифҗанович әлеге ышанычны аклар өчен, ул вакытта капитализм беренче тапкыр үзенең чын йөзен ачып күрсәтүенә карамастан, көченнән килгәннең барысын да эшли.
Электр энергиясе өчен зур суммада бурычы җыелган комплекс ике ел буена электр энергиясез эшли. Бүлекләр, шул исәптән дуңгызларны балалату бүлекләре дә буржуй мичләренә ягып җылытыла, аларның утыз-кырык метрга сузылган торбалары тәрәзә аша урамга чыгарыла. Ул вакытта җитәкче дә, коллектив та чын хезмәт батырлыгы күрсәтәләр.
...Әлеге авырлыклар, ниһаять, артта калгач һәм терлекчелек комплексын инвестор, ә нәкъ менә «ВАМИН-Татарстан» ААҖ үз канаты астына алгач, Минвазыйх Минеголов озак еллар эшләгән коллективы белән саубуллаша. Нәкъ менә шул чорда ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исемен ала.
2007 елда Роснедвижимость Идарәсенең район бүлеген җитәкли, ул монда да үзенең иң яхшы лидерлык сыйфатларын күрсәтә. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медалена лаек була. Лаеклы ялга чыгарга да күп калмый, әмма Минвазыйх Минеголов әлеге эштән китә-күңеле үзенең яраткан эшенә тартыла. Бүген ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальник урынбасары, язга кадәр вакыт булса да, ул район хуҗалыкларының язны ничек, нинди хәзерлектә каршы алулары турында бүгеннән үк кайгырта. Югыйсә, өч ул атасы һәм дүрт оныгының яраткан бабасы буларак, Минвазыйх Шәрифҗановичның бүген башка күңелле мәшәкатьләре дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев