Хезмәт кешеләре

Кар ява, эш арта

Карлы буранлы һава торышын романтик хисле кешеләр үз итсә дә, ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең урам чистарту хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра. Бистәне чүп-чардан чистарту өстенә аларга район үзәге паркын, Дружба, Горький, Ленин урамнары буенча күперләрне кардан чистарту эше дә өстәлә. Бу көннәрдә әлеге хатын-кызларга авыр хезмәт башкарырга туры килә,...

Карлы буранлы һава торышын романтик хисле кешеләр үз итсә дә, ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең урам чистарту хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра.

Бистәне чүп-чардан чистарту өстенә аларга район үзәге паркын, Дружба, Горький, Ленин урамнары буенча күперләрне кардан чистарту эше дә өстәлә. Бу көннәрдә әлеге хатын-кызларга авыр хезмәт башкарырга туры килә, чөнки зур көрәкләр белән кар чистарту бер дә җиңел түгел. Аларның хезмәте бары тик рәхмәт сүзләренә һәм ихтирамга лаек.

Нет комментариев