Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Хезмәттә дә, спортта да

Яңа Ибрайда яшәүче Гомәр Мотыйгуллин быел да Спортакиада ярышларында гер күтәрү буенча рекорд куйды. Быел аңа 60 яшь тула. Ул бөтен гомерен туган хуҗалыгында механизатор, шофер, балта остасы, төзүче булып эшләүгә багышлый. Хәзерге вакытта ул Яңа Ибрай мәктәбендә агач эше остасы булып эшли. Ул гомере буена спортны үз итә. Күптән...

Яңа Ибрайда яшәүче Гомәр Мотыйгуллин быел да Спортакиада ярышларында гер күтәрү буенча рекорд куйды.


Быел аңа 60 яшь тула. Ул бөтен гомерен туган хуҗалыгында механизатор, шофер, балта остасы, төзүче булып эшләүгә багышлый. Хәзерге вакытта ул Яңа Ибрай мәктәбендә агач эше остасы булып эшли.
Ул гомере буена спортны үз итә. Күптән түгел үткән Спартакиадада Гомәр 24 килограммлы герне бер кул белән 160 тапкыр күтәрде. Аның сүзләренә караганда, гер спорты - спортның иң демократик төре. Аның белән шөгыльләнү өчен зур заллар, аерым шартлар кирәкми. Бер гер инвентаре һәрвакыт формада булу һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Ибрай авылы