Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешеләре

Эше бәхет китерә

Иске Ильдерякта яшәүче кул эшләре остасы Зинаида Баландованы (рәсемдә) район чикләрендә дә яхшы беләләр. Аның чигү һәм башка эшләре берничә күргәзмә оештырырга җитәрлек. Зинаидага район башкарма комитеты исеменнән халык һөнәрләрен җәелдерү, район һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан өчен бирелгән Мактау грамотасы да шул турыда сөйли. Ул шулай ук яхшы бакчачы буларак...

Иске Ильдерякта яшәүче кул эшләре остасы Зинаида Баландованы (рәсемдә) район чикләрендә дә яхшы беләләр.


Аның чигү һәм башка эшләре берничә күргәзмә оештырырга җитәрлек. Зинаидага район башкарма комитеты исеменнән халык һөнәрләрен җәелдерү, район һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан өчен бирелгән Мактау грамотасы да шул турыда сөйли. Ул шулай ук яхшы бакчачы буларак та күп тапкыр билгеләп үтелде.
Әмма авыл хуҗалыгында эшләгән елларда алган бүләкләрен Зинаида Баландова иң лаеклылары дип саный. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Красные герои исемендәге колхозда башлап җибәрә. Аннан соң «Нива» ООО да кадрлар буенча инспектор булып эшли. Ул вакытта авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә үзеннән хезмәт өлеше керткәне һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен ул РФ, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимияте исеменнән Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зинаида Баландова Иске Ильдеряк