Савгач авылыннан Галина Семенова районда беренчеләрдән булып "Татарстан - Гаилә фермалары" программасы буенча үз эшен ачты.
Программа гамәлгә кергәннән алып районда шундый 10 гаилә фермасы төзелде. Әйтергә кирәк, һәр хуҗа моңа шәхси якын килде, күпләр үзләренең күмәк фермер хуҗалыкларын киңәйтеп җибәрделәр.
Галина Михайловна башка юлны сайлады. Ул фермерлык эшен башлаучыларга...
Савгач авылыннан Галина Семенова районда беренчеләрдән булып "Татарстан - Гаилә фермалары" программасы буенча үз эшен ачты.
Программа гамәлгә кергәннән алып районда шундый 10 гаилә фермасы төзелде. Әйтергә кирәк, һәр хуҗа моңа шәхси якын килде, күпләр үзләренең күмәк фермер хуҗалыкларын киңәйтеп җибәрделәр.
Галина Михайловна башка юлны сайлады. Ул фермерлык эшен башлаучыларга юл күрсәтүче булды. Белеме буенча ул хисапчы,техникум тәмамлап туган авылына кайта һәм К.Маркс исемендәге колхозда механизация буенча хисапчы булып эшли башлый, кыска гына вакыт эчендә ул колхозның баш хисапчысы дәрәҗәсенә күтәрелә һәм шул вазыйфада хуҗалык таралганчы хезмәт куя. Аның ире Николай Трофимович һөнәре буенча зоотехник-селекционер. Ул да бөтен гомерен терлекчелек тармагына багышлый. Хуҗалык таралгач, алар икесе дә эшсез калалар. Эш эзләү максатыннан районның Мәшгульлек үзәгенә исәпкә басалар һәм беренчеләрдән булып үз эшеңне ачу программасында катнашалар. Әлеге программа ярдәмендә Галина Семенова фермерлык хуҗалыгын башлап җибәрә. Программа буенча алынган акчага алар үз хуҗалыкларына өстәмә Ландрас һәм вьетнам нәселле ана һәм ата дуңгызлар сатып алалар. Галина Михайловна сүзләренчә, алар ире белән "Татарстан Гаилә фермасы" программасында да катнашырга карар кылалар. Бу очракта да аларга уңыш елмая - конкурсны үтеп ферма төзү өчен субсидия алалар. Үткән җәйдә алар дуңгыз фермасын төзеп тә куялар. Ферманың мәйданы 200 квадрат метрдан артык. Биредә кул хезмәте минимумлаштырылган, шуңа төп эшләрне алар икәүләп башкаралар, бары тик азык хәзерләү чорында гына техника һәм кешеләрне яллыйлар. Галина Семенова хисапчы буларак башка фермалар һәм кече хуҗалыклар өчен документ эшләрен алып бара, ә хезмәте өчен фуражлата ала.
Үз продукцияләрен сату юлын да тапканнар Семеновлар. Чистай медицина техникумында укучы уллары Сергей Интернет аша күпләп сатып алучыларны табып биргән, хәзер аларның күбесе даими партнерлар булып торалар.
Төп дуңгызчылык белән шөгыльләнүдән тыш, Галина һәм Николай Семеновлар үгезләр һәм сыерлар да асрыйлар. Җәй көне 100 баш күркә, бройлер һәм казлар да үстерәләр. Бу да гаиләгә өстәмә керем китерә.
Нет комментариев