Нәтиҗә ясалды, бурычлар элеккечә
Узган шимбәдә "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы җитәкчелеге азык хәзерләү чоры тәмамлануга бәйле үзенең хезмәтчәннәренә чын бәйрәм оештырды.
Агрофирманың азык хәзерләүчеләре соңгы урып-җыю-кукурузны силоска салуны нәкъ менә шул көнне тәмамладылар. Ә генераль директор Искәндәр Зәйдуллинга хезмәтчәннәргә табын кору өчен, чынлап та, нигезле сәбәп бар иде. Ваминлыларны беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов котлады....