Хезмәт кешеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубай фермерлары югары күрсәткечләр өчен бүләкләргә лаек булдылар
Районда узган фермер хуҗалыклары башлыклары конференциясендә районның иң яхшы фермерлык хәрәкәте вәкилләрен билгеләп үттеләр.
-
Урак алдынгысы – танылган комбайнчы
Аксубай районында урып-җыю эшләре лидеры – Җәүдәт Сафиуллин.
-
Медикларны котладылар
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан табигатьнең матур бер почмагында урнашкан чишмә янында сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
-
Аксубайлылар, якташыбызга ярдәм итик!
Шаян, игелекле, күтәренке рухлы, спортчы, активист... Аксубайдагы барлык дуслары һәм 2нче мәктәптә бергә белем алган сыйныфташлары 39 яшьлек Гөлназ Рамил кызы Фәйзеханованы (Җиһаншина) нәкъ менә шундый кыз буларак беләләр. Барысы да көтмәгәндә башлана. 2008 елда Гөлназга авыр дәрәҗәдәге "Апластическая анемия" диагнозы куела. Җиде ел дәвамында Гөлназ Түбән Кама шәһәренең кан...
-
Кешеләргә рәхмәтле булу – аның холкында
Хезмәт ветераны Фатыйма Гобәйдуллина - авыр тормыш юлы узган кеше. Ул Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Авыр сугыш, ачлык елларын үз җилкәсендә татый. Үсмер чагында ук авылның башка хатын-кызлары белән бергә окоп казу эшләрендә катнаша. Чатнама суыкта, ач-ялангач авыр хезмәт башкаралар алар. Аның биографиясендә тормышының тагын бер...
-
Хезмәт сөйгәннең эше дә ипле
Әтнә районында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика бәйгесе узды. Безнең районны "Аксу Агро"ның иң алдынгы сыер савучыларыннан берсе - Әнисә Хөснетдинова тәкъдим итте. Ел саен уздырыла торган бәйгедә ул икенче тапкыр катнашты һәм бу юлы да уңышлы - сыерларны машина белән саву буенча икенче урынга лаек булды....
-
Бер елда ике туган көн
Сугыш һәм хезмәт ветераны, Аксубай районының мактаулы гражданины Телешева Нина Александровнага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Владимир Путиннан адреслыкотлау җиткерелде. Районда ветеранның юбилее гыйнвар аенда билгеләп үтелгән иде инде - шулай килеп чыга, бу искиткеч ханым туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтә. Нина Александровнаның әтисе Александр Гуляев урманчы булган, алар...
-
Хезмәт ветеранын котладылар
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова күңелле миссия белән шул көннәрдә Марфа Даниловна Никифорова янына бардылар. Марфа Даниловнага 90 яшь тулды. Хакимият вәкилләре анарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, Путин котлавын ирештерделәр. Юбиляр әбигә исәнлек һәм озын гомер теләделәр. Марфа Даниловна Чуаш Адәмсуы...
-
Бәйли дә, пешерә дә
Иске Тимошкинода яшәүче 90 яшьлек Анастасия Погодкина газета һәм китапларны күзлек кимичә укый, начар гадәтләрне сәламәтлек өчен зыянлы, дип саный. -Үз гомеремдә спиртлы эчемлекне кабып та карамадым, - дип сөйли ул. Аның язмышы җиңел булмый. Ул гаиләдә өченче бала була, шуңа күрә белем алу бәхете дә татымый аңа. Әнисенә ярдәм...
-
Комбайнчыдан – генералга кадәр
Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Узган биш елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, халыкның тормыш шартларын яхшыртуга бәйле яңа бурычлар кабул ителә. Игелекле эшләр арта бара. Емелькино авыл җирлегендә 1189 кеше яши. Соңгы елларда аның территориясендә күп кенә уңай якка үзгәрешләр булды. Яңа Чуаш Адәмсуы авылында файдалануга тапшырылган - яңа...
-
Гомеренең өчтән берен хезмәткә багышлый
Алтмыш ел гомеренең өчтән бер өлешен Николай Сидоров милициядә эшләүгә багышлый. Үткәннәргә борылып карап, ул елларны Николай әфәнде сагынып искә ала. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән егетнең язмышын армия хәл итә. 1972 елда яшь егетне Пермь өлкәсенә армия хезмәтенә чакыралар. Әти-әнисенең сигез баласына да белем алу мөмкинлеге тудыра алмавын яшерми ул....
-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышында җир участокларын милеккә яки арендага бирү, ЛПХ субсидияләрен алу нигезләрен тикшерүне кырысландыру турындагы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәдә җир һәм милекара мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Светлана Крайнова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов чыгыш ясады. Моңардан тыш комиссия әгъзалары һәм анда катнашучылар Татарстан Президенты каршындагы...
-
Хезмәт– уңыш нигезе
Әлеге әйтем Беловка авылы кешесе Нина Кожемановага (рәсемдә) бик тә туры килә. Ул барысына да тырыш хезмәте белән ирешергә күнеккән.Яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган уналты яшьлек кыз үзе яшәгән Сергеевка поселогында фермага савымчы булып эшкә урнаша. Алты елдан соң Беловка авылы егете Илья Кожемановка тормышка чыга. Бу авылда дуңгыз фермасы...
-
Уртак нәтиҗә
Елена Куштукова (рәсемдә) "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы "Смена" бүлегенең дуңгызчылык фермасы хезмәткәрләре арасында иң алдынгыларның берсе. Терлекләргә тәрбия бирү өлкәсендә аның тәҗрибәсе җитәрлек. Ә ул исә дуңгыз караучыга яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Ел дәвамында Елена тәрбиясендә булган ана дуңгызлар өч тапкыр балалап, сигезәр бала китерәләр. Шул рәвешле, предприятиенең уртак нәтиҗәсенә зур...
-
Тәҗрибәле шофер
Ирек Мирзин (рәсемдә)- «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында шофер булып эшли. Бу һөнәргә ул 40 елга якын гомерен багышлый һәм хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгы белән бәйли. Эшләү дәверендә аңа «Сельхозтехника» берләшмәсендә, «Восход» совхозында һәм туган авылы Яңа Думада шофер булып эшләргә туры килә. Менә өченче елын инде ул Яңа Дума авылыннан Түбән Баландага...