Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Озак яшәүнең сере – витаминлы ризыкта

Яңа Ибрай авылында гомер итүче Зәйтүнә Минебай кызы Фәттахова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм авыл ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров ихлас котлауларын җиткереп, сәламәтлек, якыннарының кайгырту һәм игътибарын тоеп яшәвен теләделәр. Тантана...

Яңа Ибрай авылында гомер итүче Зәйтүнә Минебай кызы Фәттахова 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм авыл ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров ихлас котлауларын җиткереп, сәламәтлек, якыннарының кайгырту һәм игътибарын тоеп яшәвен теләделәр. Тантана гаеплесе тәбрикләүләр белән район башлыгы Камил Гилманов исеменнән бүләкләр дә алды.

Бу истәлекле көндә Зәйтүнә Минебай кызының барлык туганнары җыелды. Әниләрен, әбиләрен әлеге мөһим һәм якты вакыйга белән котларга балалары, оныклары да кайткан. Авылдашлары да ягада калмаганнар.

- Бу гаилә һәрвакыт дус, бердәм булды, бер-берсе өчен җан атып яшиләр, - диде Шәүкәт Кәбиров. - Зәйтүнә апа да, аның ире Нурислам абый да уңган хезмәтчәннәр булдылар. Аларга хезмәт сөючәнлек, тормышны ярату сыйфатлары хас. Бөтен гаиләләр дә шундый булсын иде.

Зәйтүнә Минебай кызы һәм Нурислам Минабетдин улы 65 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Күпне күрсәләр дә, һәрвакыт шат күңелле, тапкыр кешеләр булып, уен-көлкене юлдаш иткәннәр алар. Кунак килүен шатланып, көтеп алалар.

Фәттаховлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Җәен биш оныклары һәм биш оныкчыклары да кайткач, өй шатлыклы авазлардан яңгырап тора.

Сугыш башланганда Зәйтүнәгә 15 яшь тә тулмаган була. Яшүсмерләр фронт өчен, җиңү өчен өлкәннәр белән бертигез хезмәт куялар. Аңа окоп казырга да, элеваторга бөртек ташырга да, торф чыгаруда да, урман кисү эшләрендә дә бил бөгәргә туры килә.

Сугыштан соң колхозда төрле эшләр башкара. Ире белән зур, иркен йорт төзеп керәләр, бүген дә шунда яшиләр.

Зәйтүнә Минебай кызы бүген яраткан әни, әби, карт әни. 90 яшендә дә сәясәт, район икътисады белән кызыксына. Озак яшәүнең сере нидә? - дип сорагач,

- Барысы да гади - без витаминга бай ризык кычыткан белән тукландык, - дип елмаеп җавап бирде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев