Туган як табигатен өйрәнеп
Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары туган як табигатен өйрәнеп яхшы уңышларга ирешәләр. Алар-табигать һәм экология турындагы темалар буенча үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Мисалга, 5 сыйныф укучысы Петр Елауркин «Мин дөньяны өйрәнәм» тикшеренү һәм иҗат эшләренең Республика бәйгесендә «Минем нәсел шәҗәрәм» номинациясендә (җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Самакаева) 3...
Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары туган як табигатен өйрәнеп яхшы уңышларга ирешәләр.
Алар-табигать һәм экология турындагы темалар буенча үткәрелгән чараларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Мисалга, 5 сыйныф укучысы Петр Елауркин «Мин дөньяны өйрәнәм» тикшеренү һәм иҗат эшләренең Республика бәйгесендә «Минем нәсел шәҗәрәм» номинациясендә (җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Самакаева) 3 нче урынны алды.
Унберенче сыйныф укучысы Гадел Баймөхәммәтов экология буенча республика олимпиадасы призеры булды. Аның уңышында укытучысы Людмила Гаврилованың да өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев