Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Фермада да, кырда да–җаваплылык турында

Узган шимбәдә "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләренең семинар- киңәшмәсе үтте. Семинарда катнашучылар Карасудагы терлекчелек комплексында булдылар. -Күп сөт алу өчен уңай шартлар тудырырга кирәк, моның өчен һәр хуҗалыкта да нигезләр бар,-дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов. Терлекчелек тармагы җитәкчеләре...

Узган шимбәдә "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләренең семинар- киңәшмәсе үтте.

Семинарда катнашучылар Карасудагы терлекчелек комплексында булдылар.
-Күп сөт алу өчен уңай шартлар тудырырга кирәк, моның өчен һәр хуҗалыкта да нигезләр бар,-дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов.
Терлекчелек тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре терлекләр өчен уңай шартлар тудыру планында карасулыларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Монда корпуслар җилләтелә, фермаларга хас булган сасы ис сизелми, терлекләрне барлык таләпләргә туры китереп ашаталар, эчертәләр. Югары сортлы сөт алу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, чөнки сыйфатлы сөт тапшырган өчен өстәмә субсидияләр каралган. Җитештерү маркетинг бүлеге начальнигы Миниршат Алимов семинар-киңәшмәдә катнашучыларга сыйфатлы сөт алу өчен каралган җиһазлар һәм материалларны күрсәтте.
Семинарда катнашучылар шулай ук бозауларны асрау шартлары белән таныштылар һәм аларны иң яхшылар дип таптылар.
Чараның икенче өлеше чәчү сыйфаты мәсьә-ләләренә кагылды. Хуҗалык җитәкчеләре һәм баш агрономнар семинарны "Кәкре Күл" бүлегендәге көзге арыш чәчелә торган басуда дәвам иттеләр. Семинар эшендә "Россельхозцентр"ның республика филиалы җитәкчесе Таһир Ходеев катнашты. Шунда ук орлыкчылык инспекциясе белгечләре бөртекле культуралар шытымнарын, методик материаллар тәкъдим иттеләр. "Россельхозцентр" вәкиле орлыкларның тырышына югары бәя бирде, эшләп торган чәчү агрегаты мисалында шытымнарның начар булуына һәм уңышның кимүенә китергән хаталарны күрсәтте.
-Һәр участокта да зур җаваплылык кирәк,-дип әйтте ул-чөнки уңыш язмышы шуларның һәркайсына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев