Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре белән беррәттән киләсе ел уңышына нигез салу да бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 сентябрьгә 13 970 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бу — планлаштырылган мәйданның 55 проценты (план — 25498 гектар). Шул исәптән 2 546 гектарда — көзге бодай, 11 424 гектарда көзге рапс чәчелгән.
Хәзер аграрийларның төп бурычы — туфрактагы дым сакланган вакытта һәм суыклар җиткәнче, оптималь агротехник срокларга сыешу. Вакытында чәчелгән һәр гектар яз көне тигез шытымнар алуга һәм югары уңышка нигез булып тора.
Нет комментариев