Аксубай районында иң кечкенә җәяүлеләр өчен «Имин кичү» акциясе узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында иң кечкенә җәяүлеләр өчен «Имин кичү» акциясе узды

«Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы кысаларында Аксубай районында «Имин кичү» акциясе үткәрелде.

«Радуга» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре һәм Юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары отряды әгъзалары белән берлектә балалар бакчасына бару маршруты буенча танышу экскурсиясе ясадылар.

Чара барышында юлның йөрү өлешеннән имин чыгуга аерым игътибар бирелде. Дәүләт автоинспекциясе инспекторы балаларга җайга салынмаган җәяүлеләр кичүеннән юлны ничек дөрес чыгарга икәнен гамәлдә күрсәтте, юл билгеләренең мәгънәсен һәм урамда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде.

Шулай ук балаларга киемдә һәм аксессуарларда яктылык кайтаргыч элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләделәр. Мондый элементлар караңгы вакытта һәм күз күреме начар булган шартларда җәяүлене машина йөртүчеләр өчен күренерлек итәргә ярдәм итә.
Акция ахырында барлык катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм яктылык кайтаргыч элементларны куллану буенча белешмәлекләр тапшырылды.

Фото ЮХИДИ архивыннан.


Нет комментариев