Аксубай районының Яңа Ибрай авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыга истәлек тактасы ачу тантанасы узды.
Яңа Ибрай мәктәбен тәмамлаган Рәис Фәттаховка багышланган истәлек тактасын ачу тантанасына авылдашлары, кунаклар, якыннары һәм туганнары җыелды.
Мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде:
– Рәис безнең мәктәптә укыды, шушында үсте, бу диварлар эчендә Ватанның кеше өчен нәрсә аңлатуын аңлады. Сынау сәгате җиткәч, ул икеләнмичә аны сакларга басты. Ул игелекле, тыйнак иде, үз мәктәбен, туган авылын яратты, укытучыларына, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карады. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз.
Район башлыгы Алмаз Мингуловның чыгышында кайгы һәм горурлык сүзләре яңгырады:
– Рәис Фәттаховның батырлыгы үлемсез. Районыбыздан илнең якты киләчәге өчен йөзләгән кеше махсус хәрби операциягә китте. Без аларга гуманитар ярдәм күрсәтергә тырышабыз һәм аларны Җиңү белән көтәбез. Рәис үз гомерен безнең уртак киләчәгебез өчен корбан итте. Без аның батырлыгы белән горурланабыз, ул – чын герой. Каһарман ул тәрбияләгән әти-әнисенә тирән рәхмәтемне белдерәм. Без яшь буынны нәкъ менә шушындый кешеләр үрнәгендә тәрбияләячәкбез.
Сугышчының тормыш юлы
Рәис Фәттахов 1981 елда Яңа Ибрай авылында туган. 1988–1999 елларда җирле урта мәктәптә укыган, аннары «Фермер хуҗалыгы технолог-оештыручысы» белгечлеге буенча техникум тәмамлаган. Дагыстанда үткән хәрби хезмәтеннән соң, Түбән Кама шәһәрендә 17 ел заводта эшләгән.
Өлешчә мобилизация башлангач, ул беренчеләрдән булып Ватан чакыруына җавап бирә. 2022 елның 29 сентябрендә повестка ала. «Рәис» позывнойлы сугышчы 1232нче мотоукчылар полкы составында укчы булып хезмәт итә (дуслары аны «Рай» дип йөрткән). 2024 елның язында яраланып, гаиләсе янына кайтып киткән. Хезмәтен дәвам итеп, 2024 елның 11 ноябрендә Донецк Халык Республикасының Желанный поселогында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 2026 елның апрелендә Яңа Ибрай авылында җирләнгән. Күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале һәм Россия Федерациясе Президенты указы белән вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Рәис Фәттаховның хатыны һәм ике улы калды. Митингта һәлак булган сакчы хөрмәтенә шигырьләр яңгырады, җыелучылар аның кешелек сыйфатлары турында күп җылы сүзләр әйттеләр. Тантанада катнашучылар мемориаль такта итәгенә чәчәкләр салдылар. Якташ каһарманны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев