Авыл халкының күңелен җылытучы нур
Соңгы яңалыклар

Авыл халкының күңелен җылытучы нур

Аксубай районының Иске Кыязлы авылындагы «Рәшит» мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм тантанасына авыл халкы, хөрмәтле кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар җыелды.

Тантаналы чараны мәчет имамы Фәнис хәзрәт Шәмсетдинов Коръән аятьләрен укып ачты.

– Бу юбилей мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны кабул итсен, – дип мөрәҗәгать итте хәзрәт җыелучыларга. – Аның диварларында азан тавышы беркайчан да тынмасын.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов котлау сүзләре белән чыгыш ясады:

– Бәйрәмебез Рабигуль-әүвәл аена туры килде. Тарих битләренә күз салсак, иң авыр чорларда да безнең ата-бабаларыбыз мәчетләр төзегән. Без дә аларны белем һәм намаз нуры белән яктыртуны дәвам итсәк иде, – диде ул.

Район башлыгы Алмаз Мингулов яшьләрне тәрбияләүдә мәчетнең ролен аерым билгеләп үтте:

– Мәчетләребез буш тормасын. Авылның йөрәге – мәчет. Тынычлык урнашсын, ә безнең яклаучыларыбыз Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Район җитәкчесе мәчет имамы Фәнис хәзрәткә һәм аның хәләл җефете Венера ханымга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фәнис хәзрәт тормыш иптәше белән бергә мәхәллә тормышын бик матур оештырып алып баралар, аларны авыл халкы хөрмәт итә. Венера ханым җитәкчелегендә мәхәллә хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен челтәрләр үрүдә, токмач кисүдә бик актив катнашалар.

Бәйрәмне өлкәннәр, авыл җирлеге башлыгы Җәмил Сөләйманов һәм мәчет төзелеше башында торучыларның котлаулары дәвам итте. Тәлгать Билалов (ул вакытта Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе) һәм җирле үзидарә башлыгы Марс Дәүләтшин мәчет төзелешендә катнашкан барлык кешеләрне исемнәре белән атап, аларга рәхмәт әйттеләр.

Тарихның тере җебе

Гыйбадәт йортының тарихы 1905 елдан башлана. Мөмкинлек тууга, авыл халкы акча җыеп, Иске Котыш волостеннан контора бинасы өчен төзелгән яңа бура сатып алып кайтып, мәчет төзелешен башлыйлар. 1907 елда мәчет әзер була, өченче мәхәллә оеша. 1907 елның 13 сентябреннән имам вазифасын Мөхәммәтнәҗип Абдерашитов башкара. Мәчет беркайчан да ябылмый: революция елларында да, сугыш вакытында да, тотрыклылык чорында да. Ике тапкыр ул янгыннан могҗиза белән котыла. Совет елларында «Югары оч» мәчете Татарстанда эшләүче берничә мәчетнең берсе булып кала, ул 90 елдан артык иман нурын саклый.
Еллар узу белән бина искерә, авылның бер төркем өлкәннәре аның янына яңа гыйбадәтханә төзү инициативасы белән чыгалар. 1996 елның 21 июнендә беренче нигез ташын салу тантанасы була. Шул көннән башлап иман йортының диварлары акрынлап күтәрелә. Зәй шәһәре хакимияте башлыгы – авылдашыбыз Рәшит Сәетгата улы Хәмәдиевнең мәчет төзелешенә керткән зур ярдәме нәтиҗәсендә 1997 елның 27 сентябрендә гыйбадәтханәнең айлы манарасы күтәрелә. 1998 елның 29 августы – Иске Кыязлы авылы тарихына зур вакыйга булып кереп кала – яңа төзелгән «Югары оч» мәчетенә, Хәмәдиев Рәшит Сәетгата улы хөрмәтенә, «Рәшит» мәчете дигән исем бирәләр.

Рәшит Сәетгата улының авылга, колхозга, халыкка ярдәм итүен, игелекле эшләрен халык бүген дә онытмый, бүген дә хөрмәт белән искә ала.

Бинаның эчке бизәлеше хәйран калырлык, ул шәрыкъ орнаментларын чагылдырып эшләнгән. Җылы идәннәр, юыну өчен уңайлы бүлмәләр, мәдрәсә сыйныфлары, ифтарлар өчен ашханә һәм башка уңайлыклар.

Мәчет имамы Фәнис хәзрәт Шәмсетдинов авылда ислам дине кануннарын – яңа туган балага исем кушудан алып, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуга кадәр барлык йолаларны төгәл үти, рухи агартуга аерым игътибар бирә. Иман йортының ишекләре һәркем өчен ачык. Түбәтәйле бабайлар һәр көнне намазга килә, тәрәвих намазлары укыла. Узган Рамазан аенда авылның өч мәчете манараларына да утлар куелды. Хәзер гыйбадәт йортлары ерактан ук балкып утыра, утлары авылны ямьләндереп тора.

Вакытында авыл аксакаллары, өлкән кешеләр белән очрашып, бик күп мәгълүмат җыеп, мәчетләр тарихын язып, зур эшләр башкарган мәгариф ветераны Әхмәтзыя Моратшинга бик тә рәхмәтле Кыязлы халкы. Бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узуында ветеран мөгаллимә Мәхтүмә Минсафинаның, җирле мәктәп педагогы Динә Хөснетдинованың һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә өлешләре зур булды.


Нет комментариев