Игеннәрнең 92 проценты суктырылган
Соңгы яңалыклар

Игеннәрнең 92 проценты суктырылган

Район игенчеләре ашлык суктыруны югары темп белән алып баралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 сентябрьгә 16 365 гектарда бөртекле культуралар суктырылган, план күләме 17 858 гектар. Бу – гомуми мәйданның 92 проценты.

Көзге бодай уру тәмамланып килә — эшләр 96 процентка (13 500 гектар) башкарылган. Параллель рәвештә сабан бодае, арпа һәм солы суктыру дәвам итә. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 85 257 тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 44,5 центнер.

Техник культуралар арасында көзге рапс тулысынча җыеп алынган. 7 669 гектар мәйданнан 16 мең тоннадан артык рапс орлыгы суктырып алынган, уңдырышлылык – гектардан 21,5 центнер.

 


Нет комментариев