Гуляев исемендәге скверда Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган митинг узды.
Район үзәге мәктәпләре укучылары Беслан фаҗигасендә һәлак булган гаепсез корбаннарның кайгысын уртаклашу өчен җыелдылар.
Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте:
– Ул вакыйгаларның коточкычлыгын аңлау авыр: 1 сентябрь иртәсе, Бесланның 1нче мәктәбендәге бәйрәм линейкасы канлы сугышка әйләнде. Кораллы җанварлар меңнән артык кешене спорт залына куып керттеләр. Өч көнлек җәһәннәм махсус билгеләнештәге көчләрнең штурмы белән тәмамланды. Бу вәхши җинаятьнең бәясе – 333 өзелгән кеше гомере, шуларның 186сы – балалар. Алар мәңгегә бала булып калдылар, алар күктән безгә елмаеп торалар кебек. Безнең уртак бурычыбыз – бу фаҗига бүтән кабатланмасын өчен, истәлекне еллар аша саклап алып бару.
Алексей Тимирясов шулай ук бүген бу явызлыкка каршы көрәшнең дәвам итүен билгеләп үтте. Ватаныбызны сакларга безнең сугышчылар басты, һәм неонацизмга каршы көрәшүче геройлар арасында аксубайлылар да бар.
Митингта махсус хәрби операциядә катнашучылар Рәмис Вафин һәм Александр Семенов та бар иде. Алар террористларның кешелексезлеге турында сөйләделәр, укучыларны көндәлек тормышта уяу һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Җинаятьчеләрнең мәкерлелеге турында подполковник Рамил Сөләйманов та искәртте, сак булуның мөһимлеген ассызыклады.
Укучылар дин әһелләре, – Аксубай районы благочинныеның яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Антоний Рыбочкин һәм район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдиновның чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар. Дин әһелләре яшьләрне әхлакый сафлыкны сакларга һәм тормыш сынауларына карамастан, йөрәктә изгелекне сакларга өндәделәр, кеше гомеренең Россиянең барлык традицион диннәре өчен дә изге булуын искәрттеләр.
Очрашуда “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар иҗтимагый оешмасының РВСН ветераннар берлеге җитәкчесе Павел Крюков террорчылар кулыннан һәлак булган Беслан балалары турында сөйләде.
Очрашу «Тормыш тамчысы» акциясе белән тәмамланды. Укучылар өлкәннәр белән бергә учларына су алып, чәчәкләргә сиптеләр. Бу гади хәрәкәт өч көн буе автоматлар астында сусап үлгән тоткыннарга карата кызгану билгесе һәм тыныч күк йөзе бүтән мондый кайгы белән караңгыланмасын дигән өмет билгесе булды.
Нет комментариев