Аксубай АПК ветераны ярты гасыр районның авыл хуҗалыгын үстерүгә хезмәт итте
Соңгы яңалыклар

Аксубай АПК ветераны ярты гасыр районның авыл хуҗалыгын үстерүгә хезмәт итте

Агросәнәгать комплексы ветераны Сәлимҗан Сәйфетдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Сәйфетдиновлар йортында беренче кунаклар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре булды.

– Без сезне чын күңелдән истәлекле юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек, озак елларга бәхет телибез, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов.

Ул ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Сәлимҗан Хәсәнҗан улының гомуми хезмәт стажы ярты гасыр тәшкил итә. Ветеранның хезмәт биографиясенең рәсми исәбе 14 яшеннән башланган һәм тулаем район үсешенә багышланган. Ул Минзәлә техникумында агроном белгечлеген үзләштерә, аннары читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Вахитов исемендәге колхозда шофер, бригадир, парторг булып эшли. 1985 елда аны «Үсәр» колхозына рәис итеп билгелиләр, дүрт ел «Сельхозхимия» предприятиесен җитәкли, аннары автомат-дуңгызчылык комплексында катнаш азык цехы җитәкчесе вазыйфасына куялар. Җиде ел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләве хезмәт карьерасының соңгы этабы була. Ул вакытка аның хезмәт кенәгәсендә инде кырык ел аграр секторда хезмәт итү стажы исәпләнә.

– Авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт куймыйча югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый, – ди ветеран. – Бу тармакта таңнан таңга кадәр эшләргә, бөтен эшне тулысынча башкарырга кирәк. Без көчебезне кызганмыйча эшләдек, куелган бурычларны үтәү өчен мөмкин булган барлык ресурсларны файдаландык.

Югары җитештерү күрсәткечләре, күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур хезмәт өлеше өчен ул күп бүләкләргә лаек булган. Сәлимҗан Хәсәнҗан улына 75 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган.

Тормыш юлында Сәлимҗан Хәсәнҗан улы өчен хәләл җефете Фәния Минсәлих кызы тугры таяныч була. Ирле-хатынлы Сәйфетдиновлар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.


Нет комментариев