Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китапны тәкъдим итү булды 

«Искәндәр кыйссасы» («Искәндәр турында хикәя») китабының авторы – татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова.

Халыкара музейлар көнендә Хәсән Туфан музей-йортында сәнгать әһелләренең дустанә очрашуы узды. Музей-йорт директоры Тәгъзимә Низамова кунакларны җылы каршы алды. Ул алар өчен экскурсия үткәрде, яңа экспозицияләр турында сөйләде. 

Чарада якташыбыз, күренекле шагыйрь, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китап тәкъдим ителде. Басманың авторы – татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова. Ул китап укучыларга «Һәрвакыт минем белән», «Җәйләр җитсә», «Печән өсте» һ.б. шигырь җыентыклары аша таныш. Очрашуга шагыйрә тормыш иптәше Нәфис Рафыйгуллин белән килгән иде. 

Китап тәкъдим итү кичәсендә шулай ук Аксубай районының якташлар җәмгыяте рәисе Марат Гарифуллин, язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рушания Низамова, Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнүчесе, китапханәче Роза Хәмидуллина, якташыбыз, үзенчәлекле шагыйрә Асия Хәсәнова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, китапханә хезмәткәрләре Фаимә Гатина, Гүзәл Сафина, Гөлфия Низамова, район музейлары хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Алар бүгенге көндә дә күңелләрен җылытып торган хатирәләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар шагыйрәгә иҗаты өчен рәхмәт белдерделәр. 

Клара Булатова җыелучылар игътибарына үзенең яңа җыентыгыннан шигырьләрен тәкъдим итте. Ул китапханәгә берничә данә китап бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев