Аксубай районында автотур белән «Китап» радиосы булып китте
«Җырлый торган» автобус кичә Яңа Үзи авылына «Мин матурлык эзләп йөрим» автомарафоны кысаларында килде.
«Китап» радиосының башкаручы продюсеры Лилия Кадыйрова билгеләп үткәнчә, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән автотур республиканың барлык районнарын, авылларын һәм шәһәрләрен йөреп чыгарга планлаштыра.
– Автотур кысаларында тагын дүрт районны әйләнеп кайтасы калды, – дип уртаклашты Лилия. – Безнең максат – «Китап» радиосын популярлаштыру, туган телләрдә милли әдәбиятны, татар җырларын, шигърият һәм фольклорны пропагандалау.
«Җырлый торган автобус» – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Татмедиа» җәмгыяте проекты.
– Сезнең безнең районга килүегезгә без бик шат. Мәдәниятне, туган телне саклау – бүген өстенлекле бурыч. Үз тамырларын, туган телдә уй-фикерләрне җиткерә белмәгән халык милләтсез калырга мөмкин, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бүген без ике чараны бергә уздырдык. Чөнки Газиз Кашапов бүген татар эстрадасының танылган артистлары башкара торган җырларга шигырьләр иҗат иктән.
Яңа Үзи авылына автотур Газиз Кашапов юбилее уңаеннан килгән иде. «Китап» авторадиосы – әле яшь радио, әмма инде үз иҗатын сөючеләрне табарга өлгергән. Авыл сәхнәсендә Илгиз Мөхетдинов, Лилия Кадыйрова, Муса Камалов, Айгөл Рәхимова чыгыш ясадылар. Авыл халкы артистларны җибәрергә теләмәделәр, алар белән бергә биеделәр, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев