Математикадан нәтиҗәләр тотрыклы
База һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. - БДИда катнашучыларның барысы да тиешле чикне үттеләр, - дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Аксубай районы буенча база дәрәҗәсендәге математикадан уртача балл - 16,28, уртача билге - 4,5 (2016 елда 4,27 булган). Математикадан база дәрәҗәсендәге БДИ тапшыручыларның...
База һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
- БДИда катнашучыларның барысы да тиешле чикне үттеләр, - дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Аксубай районы буенча база дәрәҗәсендәге математикадан уртача балл - 16,28, уртача билге - 4,5 (2016 елда 4,27 булган).
Математикадан база дәрәҗәсендәге БДИ тапшыручыларның 54,2 проценты эшләрне "5"легә язган. 19 укучы (бишесе Аксубайның 3нче мәктәбеннән, Савгач, Иске Мокшино, Кәкре Күл, Емелькино урта мәктәпләреннән - берәр, Яңа Ибрай, Иске Ибрай, Яңа Дума урта мәктәпләреннән - икешәр һәм Иске Тимошкино мәктәбеннән дүрт укучы) югары нәтиҗә - 20 балл туплаган. Математикадан профильле дәрәҗәдәге БДИның уртача баллы - 48. Узган ел да 48 балл булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев