Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кыр сынаулары артта калды

Аксубайның яшь армиячеләре өчен оештырылган кыр җыеннары тәмамланды. Быел традицион өйрәнү-кыр җыеннарында 10нчы сыйныфны тәмамлаган 51 үсмер һәм 14 ТИН укытучысы катнашты. Җыеннар ТИН фәнен үзләштерүнең тәмамлану этабы булып тора һәм өйрәнү, гамәли өлешне үз эченә ала. Яшь курсантлар хәрби эш асылларын үзләштерделәр. Бу сафка тезелү, пневматик винтовкадан ату, автомат...

Аксубайның яшь армиячеләре өчен оештырылган кыр җыеннары тәмамланды.

Быел традицион өйрәнү-кыр җыеннарында 10нчы сыйныфны тәмамлаган 51 үсмер һәм 14 ТИН укытучысы катнашты. Җыеннар ТИН фәнен үзләштерүнең тәмамлану этабы булып тора һәм өйрәнү, гамәли өлешне үз эченә ала. Яшь курсантлар хәрби эш асылларын үзләштерделәр. Бу сафка тезелү, пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп-җыю, беренче медицина хезмәте күрсәтү, каршылыклы полосалардан чыгарга өйрәнү һ.б. Кагыйдә буларак җыеннар Кәкре Күл авыл җирлегенең "Старица" җирлегендә үтте.

26 майда җыеннар тантаналы төстә ачылды. Тантанада Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин һәм район җитәкчелеге катнашты.

- Өйрәнү-кыр җыеннарының төп максаты - мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү һәм аларны армия хезмәтенә әзерләү. Яшь сугышчы курслары биш көн дәвам итте, - дип аңлатма бирде лагерь җыеннары җитәкчесе Алексей Никитин.

- Һава торышы яшь армиячеләрне иркәләмәде, - дип сөйли җыеннарны күзәтүче, район мәгариф бүлеге методисты Юрий Мишин. - Беренче көнне көн кызу булды, аннан соң көчле яңгыр яуды, төнлә һава температурасы минус дүрт градуска кадәр төште. Ләкин егетләр барлык сынауларны да намуслы үттеләр, һава торышының начар булуына карамастан, беркем дә авырмады. Кыр сынауларын балалар белән бергә үткән, аларга ышанычлы остаз булган ТИН укытучыларын аерым билгеләп үтәсе килә. Шулай ук җыеннарда катнашучыларга тәмле ашлар пешергән һәм теләсә нинди һава торышында да аны урынга алып килүне тәэмин иткән Аксубай лицее пешекчеләренә рәхмәт әйтәсе килә.

Ябылу тантанасында җыеннарга йомгак ясалды. Үз вазифасын намуслы башкарган җыен җитәкчесе Алексей Никитин, УПС штабы җитәкчесе Николай Львов һәм укытучылар мәгариф бүлеге исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар. Җыеннарда ярыш призерларына Мактау кәгазьләре тапшырылды. Тартылу буенча - Евгений Тонков, Станислав Удияров (3нче мәктәп), Айрат Шәрифуллин (Иске Ибрай мәктәбе); граната ыргытуда - Максим Ишметов (Савгач мәктәбе); марш-бросокта - Айрат Шәрифуллин Иске Ибрай мәктәбе); каршылыкларны җиңүдә - Алексей Иванов (3нче мәктәп); Калашников автоматыннан атуда - Максим Ишметов (60 очкодан 57не җыйды, Савгач мәктәбе); АК-74не сүтү һәм җыюда Айрат Шәрифуллин (Иске Ибрай мәктәбе) беренче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев