Наркотикларсыз тормыш
25 июньдә "Без наркотикларсыз тормышны сайлыйбыз" наркотикларга каршы айлык төгәлләнә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру айлыкның максаты булды. Бу юнәлештә профилактика эше укучыларның барлык белем бирү баскычларында да яшькә бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алып гамәлгә ашырылды. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Районның...
25 июньдә "Без наркотикларсыз тормышны сайлыйбыз" наркотикларга каршы айлык төгәлләнә.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру айлыкның максаты булды. Бу юнәлештә профилактика эше укучыларның барлык белем бирү баскычларында да яшькә бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алып гамәлгә ашырылды. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Районның барлык мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьләрендә дә спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде.
Профилактика айлыгын гамәлгә ашыруның беренче атнасында мәктәпләрдә профилактик исәптә торган үсмерләр белән шәхси профилактик эш үткәрделәр, "куркыныч төркем"гә кергән гаиләләргә һәм үсмерләрнең өйләренә бардылар.
Аксубай лицеенда "Наркотиклар турындагы мифлар" темасына "түгәрәк өстәлләр" уздыру традициягә әверелде. Хезмәт лагерендә булган балалар "Наркотикларга - юк!" акциясен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Алар бистә халкы арасында социаль сораштырулар үткәрделәр, листовкалар тараттылар. Акция күмәк флеш-моб белән тәмамланды, анда мәктәп яны лагерьләрендә ял итүчеләр катнашты.
Аксубайның 2нче урта мәктәбендә айлык кысаларында ял һәм хезмәт лагеренә йөрүче укучыларның прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов белән очрашуы оештырылды. Очрашу "Наркотикларсыз тормыш" темасын үз эченә алды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Аксубайның 3нче урта мәктәбендә дә шулай ук Ленар Яфизов белән очрашу булды. Ул укучыларга наркотик препаратлар куллану, опиум сугышлары тарихлары, беренче наркотикларга каршы кампанияләр һәм хәзерге заманда наркоманиягә каршы көрәш турында сөйләде. Шулай ук прокуратураның һәм Аксубай районы территориясендә башка хокук саклау органнарының профилактик эшчәнлек алып баруларына тукталды.
Фото: darklight-star.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев