АТУТ студентлары дипломнар алдылар
Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы 52 студент тантаналы төстә дипломнар алдылар. Болар автомеханика, коммерция һәм сәүдә буенча халык хуҗалыгы белгечләре, эретеп ябыштыру сәнәгате белгечләре һәм эретеп ябыштыручылар (бу төркемдә ике кыз да бар хәтта). Сигез студент укуда уңышларын дәлилләүче кызыл дипломнар алдылар. Алар арасында Президент стипендиясенә ия булган Гөлшат Сәгыйрова...
Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы 52 студент тантаналы төстә дипломнар алдылар.
Болар автомеханика, коммерция һәм сәүдә буенча халык хуҗалыгы белгечләре, эретеп ябыштыру сәнәгате белгечләре һәм эретеп ябыштыручылар (бу төркемдә ике кыз да бар хәтта). Сигез студент укуда уңышларын дәлилләүче кызыл дипломнар алдылар. Алар арасында Президент стипендиясенә ия булган Гөлшат Сәгыйрова да бар. Беренче тапкыр студентлар имтиханнарны техникумнан читтә, экспертлар күзәтүе астында уңышлы гына тапшырдылар. 4 кеше иң күп балл җыйды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов сөйләгәнчә, ул һәм укытучылар коллективы "балаларны квалификацияле белгечләр итеп әзерли алулары белән горурланалар һәм алар белән хушлашу сәбәпле моңсуланалар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев