Иганәчеләр ярдәме белән
Меценатлар "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе рәсми төстә игълан ителгәнчегә кадәр үк хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар. Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга күп средство таләп ителде. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта "Аксу Агро" сөт комплексы мөдире Равил Мусин инициативасы буенча койма төзелеше башланды. Ул һәм агрофирманың генераль директоры Солтан...
Меценатлар "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе рәсми төстә игълан ителгәнчегә кадәр үк хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар.
Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга күп средство таләп ителде. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта "Аксу Агро" сөт комплексы мөдире Равил Мусин инициативасы буенча койма төзелеше башланды. Ул һәм агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин койма өчен материаллар тәкъдим иттеләр, эшчеләр бригадасын да тупладылар. Алар ике көн эчендә 50 метр койманы корып та куйдылар. Игелекле эшне Фәнис Сибгатуллин дәвам итте. Ул да шулай ук мәктәпкә төзелеш материаллары - сетка һәм профторбалар тәкъдим итте. Тиздән иганәчеләр тырышлыгы белән Иске Ибрайда спорт ярышлары койма белән әйләндереп алынган территориядә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев